news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия туристлары өчен тагын бер ил чикләрен ача

12 яшькә кадәрге балалар коронавируска тест ясатырга тиеш түгел, дип ачыклык кертелә.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). 1 апрельдән Кипр хакимияте Россия туристлары өчен чикләрен ача. Утрауда ял итү өчен аларга ковидка тискәре анализ нәтиҗәсен күрсәтергә кирәк булачак.

«Ковидка тискәре тест нәтиҗәсе булган, авыру кешеләр белән элемтәгә кермәгән туристлар Кипрда карантинда булмаячак», — дип гарантияли Кипрның Туризм министрлыгы. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

12 яшькә кадәрге балалар ковидка тест ясатырга тиеш түгел, дип ачыклык кертелә министрлык хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot