news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Метшин Европа Советы Җирле хакимиятләре конгрессы комитетына сайланды

Казан мэры Актуаль мәсьәләләр буенча комитет утырышларының берсен Татарстан башкаласында уздырырга тәкъдим итте.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин янә Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр буенча вице-рәисе итеп сайланды.

Илсур Метшин берничә актуаль теманы кузгатты. Аларның берсе — төрле мәдәният һәм халыклар вәкилләренең тату яшәве. 2018 елда ук Казанга килгән конгресс делегациясе мәдәни күптөрлелекне һәм мәдәниятара диалогны үстерү буенча җирле ысуллар һәм практикалар күп кенә Европа илләре өчен үрнәк булырга мөмкин булуын әйткән иде. Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, мэр өстенлекле юнәлешләрнең берсе итеп җирле дәрәҗәдә көчле яшьләр сәясәтен атады. Аның фикеренчә, ул «демократиянең тотрыклылыгын тәэмин итүгә ачкыч» булып тора.

Чыгышын йомгаклап, Метшин Актуаль мәсьәләләр буенча комитет утырышларының берсен Казанда оештырырга тәкъдим итте. Моннан тыш, ул шәһәрнең Халыкара яшьләр форумында конгрессның яшь делегатларын кабул итәргә әзер булуын әйтте. Элегрәк чара коронавирус пандемиясе сәбәпле кичектерелгән иде.

Илсур Метшин Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары вазифасын 2016 елдан бирле били. Конгрессның 40нчы пленар сессиясендә комитет җитәкчелеге яңадан сайлады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100