news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндәге Мөшбикә мәчете балалар өчен дини лагерь оештырды

Лагерь чыгымнарын дин йорты үзе күтәрә.

Чирмешәндәге Мөшбикә мәчете балалар өчен дини лагерь оештырды
Кадрия Гамирова

(Чирмешән, 24 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешәндәге Мөшбикә мәчете балалар өчен дини лагерь оештырды. Язгы каникул атнасында биш көн бирегә һәр көнне утызлап бала килә.

Мәчет имамы Хәбир Ханов балаларга кызыклы һәм мавыктыргыч итеп дин дәресләре оештыра, малайлар һәм кызлар пәйгамбәрләр тарихы белән дә танышалар, кыска сүрәләр дә ятлыйлар, бергәләшеп өйлә намазын укыйлар, мәчеткә йөрүче апалар әзерләгән тәмле ашлар белән сыйланалар.

"Балаларның кайберләре намаз тәртибен белә, башкалары да шунда тәхәрәт алу тәртипләрен өйрәнә, кычкырып укылган намазга ияреп хәрәкәтләрне кабатлыйлар. Сүрәләрне яттан, дөрес итеп сөйләүчеләргә кызыксындыру чаралары кулланам — «призлар» бирәм, — ди Хәбир Ханов.

Балалар биредә уйнап та алалар, әле тагын Яшьләр үзәгенә барып дини темага мультфильм караганнар, бассейнга, боз сараена да бару планлаштырыла.

Лагерь чыгымнарын дин йорты үзе күтәрә, дөрес, мәчеткә лагерьга йөрүче балаларның ата-аналары да ярдәм итә.

Чирмешән үзәк мәчетендә каникулларда балаларга файдалы ял 8 ел оештырыла. Биредә балалар дини-әхлакый тәрбия ала, сүрәләр өйрәнә, намаз да укыйлар, уйнарга һәм тәмле ашлар белән сыйланырга да вакытлары кала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100