Башкортстанда кабилә исеме язылган стелалар ясау өчен 22 миллион сум акча тотканнар

Республиканың көнбатыш районнарында башкорт кабиләләренең атамалары язылган конструкцияләр урнаштырылган.

(Казан, 24 март, «Татар-информ», Тимур Рәхмәтуллин). Башкортстанның көнбатыш районнарының күпчелегендә урнаштырылган һәм республикада ризасызлык китереп чыгарган туристик стелаларның бәясе төбәк бюджетына 22 миллион сумга төшкән. Бу хакта «Миллиард.татар» порталы хәбәр итә.

«Туристик стелалар» урнаштыруга лотны Башкортстан халыклары дуслыгы йорты куйган. Контрактның якынча бәясе 22 млн сум. Тендерны «Спектр» ҖЧҖ откан.

Басма ачыклаганча, техник бирем конструкцияләрне республиканың 22 районында (һәр районга икешәр), күбесенчә Башкортстанның көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш өлешендә урнаштыруны күздә тота.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә республиканың кайбер районнарына керү юлына куелган яңа стелалар турында сөйләде. Ул Туймазы, Яңавыл, Благовар, Дүртөйле, Чакмагыш, Шаран районнарында, район үзәге булган Иске Балтач, Бакалы, Ярмәкәй, Кушнаренко авылларында торган сигез стела фоторәсемен куйган.

Хәбиров сүзләренчә, конструкцияләрнең торышына халык зарланган, кайбер очракларда хәтта торак пунктның исемен уку да авыр булган.

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар фикеренчә, стелаларда язылган атамаларда башкорт тарихчылары бу төбәктә яши дип фаразлаган башкорт кабиләләре һәм ырулары күрсәтелгән.

Шул ук вакытта конструкцияләр урнаштырылган муниципалитетлар Башкортстанның көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш өлешләрендә (шул исәптән Татарстан белән чиктә) урнашкан, анда халыкның күпчелек өлешен татарлар тәшкил итә. Facebook челтәрендәге башкорт сегментында бу тәнкыйть тудырган. Яңа һәйкәлләр куюны хуплаучылар да булган.

«Миллиард.татар» порталы кайбер районнарда элеккеге стелалар чагыштырмача яңа, яхшы хәлдә булганлыгын, ә язуларның җиңел укылганлыгын хәбәр итә. Чакмагышта яшәүчеләрдә бары тик башкорт кабиләләре генә күрсәтелгәнлеге, шул ук вакытта көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш районнарда яшәүче башка милләт халкы (татарлар, марилар, руслар, чувашлар, удмуртлар) язылмавы ризасызлык тудырган.