news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

30 апрельдә Мәскәүдән Түбән Камага яңа авиарейс ачыла

Самолетлар «Бигеш» аэропортыннан Мәскәүнең «Домодедово» аэропортына иртәнге сәгать алтыда очачак.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). 30 апрельдә Мәскәүдән Түбән Камага яңа авиарейс ачыла. Самолетлар көн саен очачак.

«Рейслар Мәскәүнең «Домодедово» аэропортыннан гамәлгә ашырылачак», — диделәр Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында.

Россия башкаласыннан очыш 21.40 сәгатькә, ә Түбән Камадан 6.00 сәгатькә планлаштырылган.

Пассажирлар яңа уңайлы SSJ100 лайнерына утырып очачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100