news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урман хуҗалыгы министрлыгы: Урманнарда янгын куркынычы сезоны 15 апрельдә ачыла

Ведомство 41,6 млн сумлык 12 берәмлек урман янгыннарын сүндерү техникасы сатып алырга планлаштыра.

Урман хуҗалыгы министрлыгы: Урманнарда янгын куркынычы сезоны 15 апрельдә ачыла
архив/Михаил Захаров

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны быел 15 апрельдә ачылачак. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Татарстан Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов сөйләде.

«Урманнарда янгын куркынычы сезоны 15 апрельдә ачылачак. Чаралар комплексы кысаларында 2020 елга «Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы» эшләнде һәм расланды, II һәм III типтагы барлык урман янгыннары станцияләре, республика урман хуҗалыклары карамагындагы янгынга каршы инвентарь туплау пунктлары тикшерелде, авыл җирлекләре башлыклары, халык, арендаторлар, урман фонды янындагы җир кишәрлекләре хуҗалары белән күп кенә очрашулар уздырылды», — диде ул.

Зарипов хәзерге вакытта урман тармагы белгечләре тарафыннан юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуга юл куймау турында кисәтү белешмәләре тарату төгәлләнә, дип өстәде. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә республикада урман фондына караган җир кишәрлекләренең милекчеләренә һәм файдаланучыларына 1,5 мең данә кисәтү белешмәсе бирелгән.

«Татарстанда урман һәм табигатьтә янгыннарны сүндергәндә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасы көчләре һәм чараларының үзара ярдәм итешеп эшләү һәм җайга салу мәсьәләләрен өйрәнү өлешендә комплекслы өйрәнүләр уздыруга әзерләнәбез. Быел укулар апрель ахырында Балык Бистәсе районында Кызыл Йолдыз урманчылыгы территориясендә узачак», - дип сөйләде агентлыкның әңгәмәдәше.

Шулай ук Илгизәр Зарипов хәбәр иткәнчә, «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 4,8 млн сумлык 23 берәмлек урман хуҗалыгы техникасы һәм 41,6 млн сумлык 12 берәмлек урман янгыннарын сүндерү техникасы сатып алу планлаштырыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100