news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда эшкуарларга ярдәм итү өчен кайнар линия эшли башлады

Эшмәкәрлек вәкилләре яңа коронавирус инфекциясе таралу, нефтькә бәяләр төшү һәм валюта базарындагы вәзгыять белән бәйле проблемалар турында хәбәр итә һәм сораулар бирә ала.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Татарстанда эшкуарларга ярдәм итү өчен кайнар линия эшли башлады. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эшмәкәрлек вәкилләре яңа коронавирус инфекциясе таралу, нефтькә бәяләр төшү һәм валюта базарындагы вәзгыять белән бәйле проблемалар турында хәбәр итә һәм сораулар бирә ала.

Шалтыратулар +7(843)203-29-08 телефонына дүшәмбедән җомгага чаклы 9.00дан 18.00гә кадәр көндезге ашка тәнәфессез кабул ителә, диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100