news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 7 градуска кадәр салкын көтелә

Вакыты белән юеш кар яварга мөмкин.

Татарстанда 7 градуска кадәр салкын көтелә
архив/Элмет Таннары

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 25 мартта, Татарстанда чагыштырмача салкын һава торышы саклана. Аны элеккегечә үк циклон һәм атмосфера фронтлары билгеләячәк, әмма атмосфера күренешләренең интенсивлыгы сизелерлек кимиячәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Урыны белән юеш кар явуы көтелә. Аерым районнарда буран булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.

Моннан тыш, юлларда урыны белән көчле бозлавык барлыкка килә, бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Төнлә һава температурасы 2-7 градустан түбәнрәк булачак. Көндез һава 0, +5 градуска кадәр җылыначак.


news_right_1
news_right_2
news_bot