news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары көчле бозлавык турында кисәтә

Көндез Казанда 2-4, ТР буенча 1-6 градус салкын була

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, киләсе төндә һәм иртәгә көндез республика юлларында көчле бозлавык булуы көтелә. Иртәгә көндез ТРда алмашынучан болытлы һава торышы була, вакытлыча кар явачак.

Көндез Казанда 2-4, ТР буенча 1-6 градус салкын була.

7 нче февральга каршы төндә республикада алмашынучан болытлы һава торышы була, ләкин явым-төшем көтелми. Төнлә 6-11 градуска кадәр салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot