news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама студентлары көненә 500 данә медицина битлеге тегәчәк

Соңыннан әлеге битлекләр Казанга җибәреләчәк, аннан ихтыяҗ зур булган урыннарга таратылачак.

Түбән Кама студентлары көненә 500 данә медицина битлеге тегәчәк
http://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 24 март, «Татар-информ»).Түбән Кама күппрофильле көллияте студентлары көненә 500 данә медицина битлекләре тегәргә планлаштыра. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.


Бу — республика Мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы. Тегүчеләр әзерли торган барлык уку йортларына практика кысаларында шундый эш тәкъдим иттеләр. Соңыннан әлеге битлекләр Казанга җибәреләчәк, аннан ихтыяҗ зур булган урыннарга таратылачак.



news_right_1
news_right_2
news_bot