news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас эшмәкәрләре ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан сертификатлар алды

Районда җитештерелгән азык-төлек ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан сатуга махсус тамгалар белән чыгачак.

Апас эшмәкәрләре ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан сертификатлар алды
http://apastovo.ru/

(Апас, 24 март, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ләйлә Шиһабиева). Апас районы башлыгы җитештерү тармагында эшләүче эшмәкәрләргә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан сертификатлар тапшырыды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Районда җитештерелгән азык-төлек ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан сатуга махсус тамгалар белән чыгачак. Әлеге хокукка шәхси эшмәкәрләр Лилия Зәйнуллина, Алсу Нигъмәтуллина һәм Каратун ашлык кабул итү оешмасы ия булды.

Район башлыгы Равил Хисаметдинов җитәкчеләргә сертификатларны тантаналы шартларда тапшырды. Логотипны куллану азык-төлекнең сыйфатын гарантияли, республикабызның тарихын искәртә.

«Район башлыгы тарафыннан Сертификат безнең оешмага да бирелде. Азык-төлекләребезгә ТАССРның 100 еллыгы логотибын куячакбыз», — диде Лилия Зәйнуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100