news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында брифингта ялган алкоголь таралышына каршы көрәш турында сөйлиләр

ММЧ вәкилләре чакырыла

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 25 мартта 14.00 сәгатьтә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко катнашында матбугат конференциясе уза.

Спикер алкоголь базары законнарына кертелгән үзгәрешләр, Татарстан Республикасында алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы көрәштә агымдагы һәм киләчәктәге вазгыять турында сөйләячәк.

ММЧ вәкилләре pr@tatar-inform.ru. электрон адресы буенча аккредитация уза ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot