Кукмарада цифрлы телевидение эшли башлаячак

2015 елдан программалар саны егермегә кадәр һәм аннан да күбрәккә артача

 (Казан, 24 март, “Татар-информ”). Кукмарада җәйгә цифрлы телевидение ретрансляторы эшли башлаячак. 15-20 чакрым радиуста ун каналны: “Беренче канал”, “Россия 1”, “Россия К”, “Россия 2”, “Россия 24”, “Петербург – 5 канал”, “НТВ”, “Карусель” “ТВ-Центр”, “ОТР” каналларын цифрлы сыйфатта карап булачак. 2015 елдан башлап, программалар саны егермегә кадәр һәм аннан да күбрәккә артачак, дип белдерә “Хезмәт даны” газетасы.

Экранда сурәт барлыкка килсен өчен цифрлы эфир сигналларын кабул итә торган DVD-Т 2 стандартлы заманча антенналы кабельны телевизорга тоташтыру зарур. Иске буын телевизор булганда, приставка алып, антеннаны шуңа тоташтыру кирәк булачак. Антенна бүлмәнеке, тышкы яки коллективныкы булырга мөмкин.