news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сабантуй» журналының «Урманче белән рәсем ясыйбыз» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

«Бәйге аша балаларга Бакый Урманченың иҗатын җиткерергә уйладык», — диде Зилә Фәйзуллина.

«Сабантуй» журналының «Урманче белән рәсем ясыйбыз» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды
Абдул Фархан

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бакый Урманче музеенда «Сабантуй» журналы белән берлектә үткәрелгән «Урманче белән рәсем ясыйбыз» бәйгесендә җиңүчеләрне котладылар. Бәйге РСФСРның халык рәссамы, сынчы Бакый Урманченың тууына 125 ел тулуга багышланган.

«Бәйге быел 17 гыйнварда башланды. Балалар иҗат җимешләрен редакция хезмәткәрләренә җибәрде. Бәйге аша балаларга Бакый Урманченың иҗатын җиткерергә уйладык. Аның эшләрен карап, биографиясе белән танышып чыкканнардыр дип ышанам. Өч җиңүчене бертигез бәяләделәр», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Сабантуй» журналы мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Мөхәррир әйтүенчә, 69 эштән өч җиңүче — Мелиса Демирджан, София Човдхури һәм Азалия Тагаеваны сайлап алганнар. Алар рәсем җайланмалары тупланган истәлекле бүләккә ия булды. Эшләрне Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзалары бәяләгән. Барлык катнашучыларга дипломнар тапшырылды. «Рәсем ясый торган балаларның артуын телим. Рәссамнар журнал эшчәнлегендә бик кирәк», — диде ул.

Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе урынбасары Мөдәррис Минһаҗев рәсемнәрне онлайн сайлап алулары турында әйтте. «Яшь рәссамнарның үзләрен күргәч, күңел җылынып киткәндәй була. Кайберләре бездән дә остарак ясаган. Барысы да талантлы. Сайлап алуы да кыен булды», — дип мактау сүзләрен сөйләде. Рәссамнар катнашучылар белән киләчәктә хезмәттәшлек итәргә дә әзер булуын белдерде.

Бәйгедә җиңгән Азалия Тагаева күптән түгел генә рәсемнәр ясау белән мавыга башлаган. «Махсус рәссамнар мәктәбенә йөрмим, үзлегемнән ясыйм. Бар нәрсәне дә кәгазьгә төшерергә яратам. Бәйге өчен сноубордта шуучы спортчыны ясадым. Олимпия уеннарын карап илһамландым һәм спортчыларга көч бирәсем килде. Үзем дә сноубордта шуа беләм. Киләчәгемне рәсем ясау өлкәсендә күрәм», — диде яшь рәссам.

Бәйгегә 6 яшьтән алып 10 яшькә кадәр балаларның ирекле темага ясалган рәсемнәре кабул ителгән. Барлыгы 69 эш кабул ителгән. Эшләрне Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзалары бәяләгән. Рәссамнар рәсемнең эчтәлеге, оригинальлеге, рәссамның осталыгына карап бәя биргән. Рәсемнәр «Сабантуй» журналында авторларның фотолары белән басылып чыгачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100