news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең көньягында 12 аэропорт вакытлыча ябылды

Рейслары якын арага билгеләнгән пассажирларга әлеге шәһәрләрнең аэропортларына (бу исемлеккә Ростов-Дон, Краснодар һәм Симферополь керә) килмәүләрен сорыйлар.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Украинага бәйле вазгыять катлаулану сәбәпле, Россиянең көньягында 12 аэропорт эшен вакытлыча туктаткан.

Росавиациядән хәбәр итүләренчә, чикләүләр 2 мартка — Мәскәү вакыты белән 03.45 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

Рейслары якын арага билгеләнгән пассажирларга әлеге шәһәрләрнең аэропортларына (бу исемлеккә Ростов-Дон, Краснодар һәм Симферополь керә) килмәүләрен сорыйлар, дип искәрттеләр Росавиациядә.

Шереметьево аэропортыннан илнең көньягына уннан артык авиарейс кичектерелгән. Сочи аэропортында биш авиарейс тоткарланган. Шулай да әлеге аэропорт һава судноларын кабул итә һәм озата, чөнки очышларны вакытлыча туктатып тору аңа кагылмаган. 

«Азимут» авиакомпаниясе 24 февральгә билгеләнгән 11 рейсны кичектергән.

«Татар-информ» агентлыгы Россиянең бүгеннән Беларусь һәм Украина белән көнбатыш чикләрендә пассажир самолетлары өчен һава киңлеген ябуы турында элегрәк хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100