Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галимова: Без Донбасстан күчеп китәргә мәҗбүр булган кешеләрне кабул итәргә әзер
Республика штабы бу юнәлештә тиешле эш башкарган инде, күчеп китәргә мәҗбүр булган кешеләрне кабул итү буенча барлык аспектлар җентекләп тикшерелгән.
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Республика Донбасстан күчеп китәргә мәҗбүр булган кешеләрне үз территориясендә каршы алырга һәм урнаштырырга тулысынча әзер. Әмма алар утырган тимер юл эшелоны Татарстанга кузгалмаган әле. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар катнашындагы брифингта шулай дип белдерде.
«Эшелонны формалаштыру белән алар кузгалып китәчәк як шөгыльләнә. Безнең бурыч – ярдәмгә мохтаҗ әлеге кешеләрне теләсә кайсы вакытта каршы алырга әзер тору һәм аларга һәрьяклап булышлык күрсәтү. Нигездә, бу - хатын-кызлар һәм балалар», - дип искәртте Галимова.
Ул билгеләп үткәнчә, республика штабы бу юнәлештә тиешле эш башкарган инде, күчеп китәргә мәҗбүр булган кешеләрне кабул итү буенча барлык аспектлар җентекләп тикшерелгән.
«ТР Хөкүмәт штабы әлеге кешеләрне теләсә кайсы вакытта кабул итәргә әзер. Барлык оештыру мәсьәләләре хәл ителде», - дип сүзен төгәлләде Лилия Галимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз