news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба урманчылары слетында хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр

«Иң яхшы һөнәр иясе» исеменә лаек булганнарга медальләр тапшырылды.

Саба урманчылары слетында хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр
http://saby-rt.ru/

(Саба, 24 февраль, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәнил Мәүлетов). Кичә Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Саба урманчылары алдынгылары слетында катнашты. «Яшел хәзинә» хуҗаларын хөрмәтләү «Укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы» базасында үтте.

«Мин шушы  форматтагы хезмәт бәйрәмендә катнашуыма бик шат. Сез хөрмәткә лаек. Саба урманчылары беренче урында. Республикабызда 1,3 миллион гектарда яшел байлыгыбыз бар. Саба урманчылыгы шуның 60 меңнән артык мәйданында матур эш алып бара. Быел урман тармагына эшкә килүче  яшь белгечләргә төрле кызыксындыру чаралары күреләчәк. Арендага торак төзү буенча программалар булдырырга җыенабыз», — дип  сөйләде Равил Кузюров

Саба урманчылыгы җитәкчесе-лесничие Васыйл Гыйззәтуллин үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә,  коллектив 2020 елда нәтиҗәле эшләгән.

Саба муниципаль районының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын район башлыгы Рәис Миңнеханов тапшырды.

«Нинди эшкә тотынсагыз да сыйфатлы башкарасыз. Пандемия белән үзгә елда да сынатмадыгыз. Әлеге вазгыять безнең күзне ачты, укытучыларның, табибларның дәрәҗәсен арттырды. Санитария шартларын үтәүнең, үз вакытында тикшерү узуның, гигиенаның да кирәк икәнен яхшы белдек. Шул ук вакытта яңалыкларга омтылыш арта бара. Урманчылыкта эш урыннарына үзгәрешләр кертелә. Сез күзәнәкләрдән агач үстерүне башлап җибәрдегез инде», — диде Рәис Нургали улы. 

Соңыннан «Иң яхшы һөнәр иясе» исеменә лаек булганнарга медальләр тапшырылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100