news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзорда ике кат битлек һәм респиратор киюдән файда булу-булмавын әйттеләр

Чехиядә җәмәгать урыннарында халыкны ике кат битлек яки махсус респиратор кияргә мәҗбүр иткәннәр.

Роспотребнадзорда ике кат битлек һәм респиратор киюдән файда булу-булмавын әйттеләр

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Үзеңне Covid-19 коронавирусы белән зарарланудан саклау өчен битлекне үз вакытында алыштыру да җитә, икеләтә саклау чаралары һәм респираторлар кию мәҗбүри түгел.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе  матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева шул хакта сөйләде.

«Битлек - барьер тибындагы шәхси саклану чарасы. Ул бер тапкыр да, күп тапкыр да кулланыла торган булырга мөмкин. Битлекне дөрес куллану буенча таләпләр бар, аны ике-өч сәгать саен алыштырырга кирәк. Татарстан Республикасы территориясендә шуннан отышлы куллану чарасы юк», — диде спикер.

Кичә Чехиядә кеше күп булган җәмәгать урыннарында халыкны ике кат битлек яки махсус респиратор кияргә мәҗбүр иткәннәр.

 Җамалиева искәртеп узганча, Татарстанда узган ел май аенда битлек режимы кертелгән, ә 27 октябрьдән башлап, Россия Баш санитар табибы карары нигезендә, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда битлекләрне бөтен ил территориясендә мәҗбүри кию каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100