Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов хезмәт хакы түбән булган оешмаларны күзәтергә кушты
Казанда 240 тан артык предприятиедә минималь хезмәт хакы күләменнән кимрәк акча түлиләр.
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәт хакын минималь эш хакы (МРОТ) күләменнән түбәнрәк түләгән оешмаларны күзәтергә кушты.
Казанда 240 тан артык предприятиедә хезмәт хакы МРОТ күләменнән түбәнрәк. «Әлбәттә, мондый оешмаларны игътибар белән күзәтергә кирәк. Анда я „конверт“ та түләү, я башка аңлашылмаган нәрсәләр», — диде Президент депутатларга шәһәр думасының 5 нче сессия утырышында.
Рөстәм Миңнеханов Казанның хезмәт хакы буенча муниципалитетлар арасында алдынгы булуын билгеләп узды. Башкалада уртача хезмәт хакы 49 мең сум.
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, 67 мең казанлының хезмәт хакы яшәү минимумыннан түбән. «Эшебезнең критерие — гражданнарның керем күрсәткече, ярлылык дәрәҗәсе. Былтыр ул 7,4 процент», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз