news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнехановка Калугада һәлак булган Татарстан сугышчылары турында китап бүләк ителгән

Төзүчеләр яңа китапны эшләгәндә, 10 меңнән артык сугышчының исемен өйрәнгән, шуларның 5 100е Татарстан Республикасыннан булуы ачыкланган.

Миңнехановка Калугада һәлак булган Татарстан сугышчылары турында китап бүләк ителгән

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Бөек Ватан сугышы елларында Калуга өлкәсе территориясендә һәлак булган Татарстан сугышчыларының исемлекләре кертелгән «Не ради славы — ради жизни на земле!» дигән икенче китап дөнья күрде. Китапны төзүче полковник Рафат Динюшев беренче нөсхәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка бүләк итте.

Беренче китап 2018 елда чыкты. Аңа Калуга өлкәсенең Барятино районы территориясендә Бөек Ватан сугышы елларында көрәшкән ТАССРда туган 2 794 кеше исем-фамилиясе кертелгән. Бу турыда Татарстаның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төзүчеләр яңа китапны эшләгәндә 10 меңнән артык сугышчының исемен өйрәнгән, шуларның 5 100е Татарстан Республикасыннан булуы ачыкланган. 2 902 кешенең генә исемен белә алганнар. Якынча 2 000 солдат билгесез булып калган.

Алар барысы да Калуга өлкәсенең Думиничск, Износковск, Мосальск һәм Таруса районнары территориясендә сугышлар барышында һәлак булган. Халык арасында Мосальск районы җирләрен «Үлем үзәне» дип атыйлар.

Китап Татарстаның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе, Калуга өлкәсенең Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе инициативасы белән бастырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100