Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лилия Мәхмүтова Чаллыда «Күңел» радиосының баш мөхәррире итеп билгеләнде
Радиостанциядә яңа катнаш студия була, анда, телетапшыруларны да кертеп, заманча медиапродукция чыгарырга мөмкинлек туачак.
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). «Татмедиа» медиахолдингында яңа кадрлар билгеләү булды. Лилия Мәхмүтова «Күңел» радиостанциясенең баш мөхәррире итеп билгеләнде, биредә ул Рузилә Гатинаны алыштырды.
«Татмедиа» АҖ башкарма директоры Нияз Гәрәев хәбәр иткәнчә, «Күңел» җитәкчесе алышынуы радиостанцияне яңадан көчлерәк итеп эшләтеп җибәрү зарурлыгы белән бәйле.
«Лилия Мәхмүтова 2003 елдан „Чаллы ТВ“ да эшләде, эш тәҗрибәсе зур. Озакламый „Күңел“ радиостанциясенең яңа катнаш студиясе булачак, анда ихтыяҗ булган заманча медиапродукция, шул исәптән телетапшырулар эшләнәчәк», — диде агентлык әңгәмәдәше.
Нияз Гәрәев радиостанциянең музыкаль форматын яңарту һәм брендны алга этәрү буенча эш башкарылганлыгын әйтте.
«Без „Күңел“ бренды белән концертларны ешрак үткәрә башладык, март аенда өченче концерт булачак. Шулай ук без „Күңел“ логотибының ребрендингын уздырдык, яңа алып баручылар чакырдык, социаль челтәрләрдә тыңлаучылар белән активрак эшли башладык», — дип аңлатты башкарма директор.
Чаллының «Күңел» радиосы 23 елдан артык эшли, тапшырулар 92,6 FM ешлыгында алып барыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз