Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан чүп җыю һәм эшкәртү буенча Россиядә үрнәк шәһәр дип күрсәтелергә мөмкин
«Казанда чүп җыю һәм эшкәртү, халыкара стандартларга нигезләнеп, Россиядә беренче сынау проекты була алыр иде», — диде мэр.
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казан мэры Илсур Метшин халыкара стандартларга туры китереп чүп җыю һәм эшкәртү буенча Казандагы эшне сынау проекты итеп күрсәтергә тәкъдим итте.
Илсур Метшин шәһәр думасы сессиясе утырышында чүпне аерып җыю һәм эшкәртә башлауны мөһим мәсьәлә булуын әйтте.
«Без чүпне аерып җыюны булдыруда зур юл уздык. Рөстәм Нургалиевич, сезнең ярдәм белән Казанда чүп җыю һәм эшкәртү, халыкара стандартларга нигезләнеп, Россиядә беренче сынау проекты була алыр иде. Без бу эшкә әзер», — дип мөрәҗәгать итте мэр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка.
Метшин 2020 елда шәһәрдә чүп-чар өчен аерым контейнерлар белән җиһазланган 229 заманча чүп мәйданчыгы төзелгәнен әйтте. Казанда чүпне аерым контейнерларда җыю мөмкинлеге биргән барлыгы 1290 мәйданчык бар.
«2020 елның гыйнварында сынау проекты старт алды. Анда пластик савыт һәм аллюминий банкалар өчен фандоматлар куелды. Мәгариф учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә иске батарейкалар җыю контейнерлары, йорт ишегалларында пластик җыю савытлары куелды», — дип сөйләде шәһәр башлыгы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз