Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Метшин: Без тел киләчәге өчен җаваплы
«Үз туган телен белмәгән кеше берни күрми, берни ишетми. Безнең көч — бердәмлектә», — дип белдерде Казан мэры.
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казан мэры Илсур Метшин һәркайсыбыз тел киләчәге өчен җаваплы булуыбызны әйтте.
Ул Казан шәһәр Думасы сессия утырышында 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгәнен искәртте.
«Тел язмышы — милләт язмышы, диләр. Ул югалырмы, үсештә булырмы — монысы өчен һәрберебез җаваплы», — диде Илсур Метшин.
Мэр Казанда, Европа һәм Азия кисешкән урында, гасырлар дәвамында 115 тән артык милләт яшәгәнен искәртте. «Үз туган телен белмәгән кеше берни күрми, берни ишетми. Безнең көч — бердәмлектә», — дип белдерде.
«Глобальләшү чорында зур мәдәниятләр кече халыкларны йота. Бу табигый процесс, ләкин яшь буынны туган телгә тарту көннән-көн авырая. Безнең буын алдында зур бурычлар тора. Бер ел эчендә генә телләр проблемасын хәл итеп булмый, ләкин үсеш өчен шартлар тудырырга була», — диде.
«Адымнар» мәктәбе төзелеше бу юнәлештә башкарылган зур эш булуын искәртте.
Сессия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз