Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биектауның Инеш бистәсендә яшәүчеләр автобусларның графигын үзгәртүне сорады
Торак пунктта яшәүчеләр автобусларның ешрак йөрүен тели.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Инеш бистәсендә яшәүчеләр Биектау авыл җирлегенең гражданнар җыенына транспорт элемтәсе мәсьәләсен хәл итү килгән иде. Торак пунктта яшәүчеләр автобусларның ешрак йөрүен сорый. Бу турыда «Биектау хәбәрләре» яза.
Монда ике маршрут - иртәнге биштән алып 16 сәгатькә кадәр шәхси маршрутлар һәм көненә дүрт тапкыр муниципаль рейслар уза. Авыл халкы графикны бераз үзгәртергә һәм автобусларны бистәгә ешрак җибәрүләрен сорый.
"Әйе, бездә автобус бар. Тик юллар тар һәм кечкенә автобус җибәргәннәр. Әмма аның расписаниесе барлык кешеләрне дә канәгатьләндерми ", - дип зарлана бистәдә яшәүче Гүзәл Назарова.
Инеш Биектау районының чагыштырмача яңа торак пункты булып тора. Ул Биектаудан 5 чакрым ераклыкта урнашкан. Биредә теркәлгән халык яшәүчеләргә караганда азрак, димәк, транспортка ихтыяҗ бик югары, дип ышандыра җирле халык.
Биектау районы Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе Артур Хөснетдинов сүзләренчә, Инеш бистәсендә яшәүчеләр мөрәҗәгать язсалар, аны караячаклар һәм транспорт хәрәкәте графигын формалаштырганда исәпкә алырга тырышачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз