news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Татарстанның элеккеге прокуроры Кафил Әмиров белән хушлаштылар

Дәүләт юстиция киңәшчесе белән хушлашу мәрасиме Татар дәүләт филармониясе бинасында узды.

Казанда Татарстанның элеккеге прокуроры Кафил Әмиров белән хушлаштылар
Рамиль Гали

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Гөлнара Әүһәдиева). Казанда дәүләт юстиция киңәшчесе, Татарстанның элеккеге прокуроры Кафил Әмиров белән хушлаштылар. Ул 23 февральдә 71нче яшендә вафат булды.

Татар дәүләт филармониясенә Кафил Әмиров белән хушлашырга дәүләт эшлеклеләре, туганнары һәм хезмәттәшләре килде.

«Без бик зур югалтуга дучар булдык — республикабызның прокуратура системасын озак еллар җитәкләгән танылган җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, гаять зур эш тәҗрибәсенә ия профессионал Кафил Әмиров арабыздан китте. Ул Татарстанда хокук системасы һәм заманча парламентаризмның формалашуы һәм үсешенә саллы өлеш кертте. Кафил Әмировның гаиләсе һәм барлык якыннарының тирән кайгысын уртаклашам», - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мәрхүм белән хушлашырга килгән халыкка мөрәҗәгать итеп.

Кафил Әмиров 1949 елның 24 маенда ТАССРның Тәмте районы (хәзерге Югары Ослан районы) Нариман авылында туган. 1966-1968 елларда Удмуртиядә район газетасы хәбәрчесе булып эшләгән.

1972 елда Харьков юридик институтын тәмамлаганнан соң Сарман районы прокуратурасында тикшерүче, соңрак Татарстан прокуратурасының өлкән тикшерүчесе булып эшләгән.

1980 елда Әмиров Казанның Вахитов районы прокуратурасын җитәкләгән, 9 елдан соң Казан прокурорының беренче урынбасары итеп билгеләнгән. 1992-2000 елларда ТР прокуроры урынбасары һәм беренче урынбасары вазифасын башкарган.

2000-2013 елларда Татарстан Республикасы прокуроры булып эшләде. Кафил Әмиров ведомствода эшләү дәверендә үзен югары квалификацияле юрист, принципиаль һәм җаваплы җитәкче буларак күрсәтте, законлылыкны ныгыту һәм хокук тәртибен тәэмин итүгә зур өлеш кертте, дәрәҗәле бүләкләргә лаек булды.

2013 елның 21 сентябрендә Кафил Әмиров пенсиягә чыгуга бәйле рәвештә отставкага китүе хакында игълан итте. Хәтта лаеклы ялга чыккач та, ул җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнүдән туктамады. 2019 елның маенда исә «Миңа 70 яшь» дигән истәлекләр китабын тәкъдим итте.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстан җитәкчелегенең Кафил Әмиров вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашуы хакында хәбәр иткән иде инде.



Галерея: Прощание с экс-прокурором РТ Кафилем Амировым
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100