Татарстанда туйлар халык гореф-гадәтләре буенча үтәчәк

Татарстанда туйлар халык гореф-гадәтләре буенча үтәчәк

(Казан, 24 февраль, "Татар-информ", Виктор Смирнов). Бүген кич белән Халыклар дуслыгы йортында Татарстанның татар, рус, чуваш, мари, мордва, удмурт кебек төп халык вәкилләренең Казанның Үзәк ЗАГСы вәкилләре белән очрашуы була. Алар Татарстанның төп халыклары туйлар үткәргәндә милли йолаларны куллану мәсьәләләре буенча фикер алышачак.

Татарстан Республикасының Милли-мәдәни берлекләр ассоциациясенең җаваплы секретаре Мария Сушкова хәбәр итүенчә, Казанның Үзәк ЗАГС җитәкчелеге шундый тәкъдим ясаган. Аның сүзләренчә, киләчәктә ТР Милли-мәдәни берлекләр ассоциациясе составына керә торган башка 30 милли җәмгыятьләр арасында бу гореф-гадәтләрне тарату буенча фикер алышу ниятләнә.