Төмән өлкәсенең Карбан мәктәбенә 100 ел тулды

Төмән өлкәсенең Карбан мәктәбенә 100 ел тулды

(Төмән, 24 февраль , «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Шушы көннәрдә Төмән өлкәсе Яркәү районының Карбан гомуми белем бирү мәктәбе үзенең 100 еллык юбилеен бәйрәм итте.

Тубыл елгасының биек яр башында утырган бу авылга нигез моннан 400 ел элек салынган, аның борынгы исеме дә Кашавыл (Себер татарларында «биек» мәгънәсен аңлата) дип атала.

Карбан авылында беренче мәктәп-мәдрәсә 1905 елда ачылган, ул совет мәктәбенең дә нигезен тәшкил иткән. 1929 елга кадәр 4 баскычлы мәктәп булып, аннан соң 5 сыйныфлы, соңрак – 6 сыйныфлы, ә 1962 елдан башлап ул тулы булмаган урта мәктәп булып эшләп килә. 1986 елда мәктәп кирпечтән салынган яңа бинага күчә.

Гади авыл мәктәбенең матди-техник базасы, әлбәттә, заман таләпләренә туры килми. Шулай булуга карамастан, Илгиз Ярмөхәммәтов җитәкчелегендә 13 кешедән торган укытучылар коллективы балаларга тирән белем бирү, аларның иҗади сәләтләрен үстерү бурычын лаеклы башкара. Укытучылар, укучылары белән бергәләп, авыл һәм мәктәп тарихын җентекләп өйрәнгәннәр, җыелып тупланган мәгълүматлар тарих кабинетында урнаштырылган стендларда чагылыш тапкан. Менә шушы кечкенә генә авылда туып-үскән һәм шул авыл мәктәбендә белем алган Хәмит Неатбаков һәм Әнвәр Калиев Бөек Ватан сугышында күрсәткән каһарманлыклары өчен Советлар Союзы Каһарманы исеменә лаек булганнар һәм аларның данлы исемнәре әле дә төбәгебезнең горурлыгы булып яңгырый. Карбан мәктәбенең сугыш кырында ятып калган Каһарман Хәмит Неатбаков исемен йөртүе дә, мәктәпнең, анда белем алган балаларның җаваплылыгын бермә-бер күтәрә.

Мәктәп ачылган көннәрдән башлап бүгенге көнгә кадәр аның белән 22 кеше җитәкчелек иткән. Шулар арасында узган гасырның 60 нчы елларыннан башлап 80 нче еллар башына кадәр мәктәп белән җитәкчелек иткән педагогия хезмәте ветераны Габделбарый Газиев юбилейның иң кадерле кунагы булды. Ул елларда аның хәләл җефете Нурия Газиеваның татар телен һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсе өлкә укытучыларына үрнәк итеп күрсәтелеп килде. Бу авылда халык хәтере, ата-ана амәнәте булган туган телебезгә ихтирам бүген дә югары дәрәҗәдә саклана икән.

Мәктәп юбилеена кунак булып милли эшләр комитеты баш белгече Рифкать Насыйбуллин, Төбәк мәгарифен үстерү институты доценты, яшьлегендә Карбан мәктәбендә педагогик хезмәт юлын башлап җибәргән Сания Насыйбуллина, элек Яркәү районы башкарма комитеты белән күп еллар җитәкчелек иткән Әхтәм Каюмов, өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчесе Ришат Җиһаншин һәм башка кунаклар катнашты. Алар җылы котлаулар белән, мәктәпкә бүләкләрен тапшырдылар һәм мәктәп проблемаларына карата игътибарлы булырга вәгъдә бирде.