news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Исхаков: Без үз кулларыбыз белән республикада татар телен үтердек

«Нигә кирәк иде көнкүрештә кулланыла торган татар сөйләм телен өйрәтмичә, синтаксис, морфология өйрәтергә?! Телгә мәхәббәт түгел, ә нәфрәт уята ул», — дип саный Татарстан Президенты ярдәмчесе.

Камил Исхаков: Без үз кулларыбыз белән республикада татар телен үтердек
Рамил Гали

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты ярдәмчесе, Казан шәһәренең экс-мэры Камил Исхаков татар телен мәктәпләрдә катлаулы итеп укыту татар теле үсешенә зыян китерде дип саный. «Без үз кулларыбыз белән республикада татар телен үтердек», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Нигә кирәк иде көнкүрештә кулланыла торган татар сөйләм телен өйрәтмичә, синтаксис, морфология өйрәтергә?! Телгә мәхәббәт түгел, ә нәфрәт уята ул. Әле тормышта кулланмыйсың да бит аны. Менә шулай үз кулларыбыз белән республикада татар телен үтердек», — диде ул.

Камил Исхаков үзе татарча бер сәгать дәрес тә укымаганын, гомере буе русча белем алганын, ә гаиләдә һәм эш урынында татарча аралашып, әкренләп шулай телне өйрәнгәнен әйтте. «Мәктәп ул мөһим, ләкин гаилә һәм өй мөһимрәк. Анда тел булмаса, ул өзелә, яшәми», — диде.

Ул Казан мэры булып килгәндә, татарча белем бирә торган нибары бер мәктәп булганын искәртте. Аннары Минтимер Шәймиев Президент булып, бергә эшләү дәверендә татарча белем бирүче мәктәпләр саны артканын билгеләп узды.

Камил Исхаков «Казан нуры» мәчете каршында да татар теленә өйрәтү максаты белән курслар оештырылганын әйтте. «Бер мөгаллимә кыз гадәти сөйләм теленә өйрәтә. Моның нәтиҗәсе яхшы», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100