news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Себер татарлары туристларга эчә торган су ясау ысулын күрсәтте

Каракүл авылында эчәргә яраклы су юк, шуңа биредә яшәүчеләр боз әзерли.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Омск өлкәсе Большереченск районы Үләнкүл авыл җирлегендә өлкә территориясендә «Мирас» этнографик һәм авыл туризмы урыннары булдыру буенча проектны чынга ашыру кысаларында туристлык маршрутын тәкъдим иттеләр.

Каракүл авылында Себер татарлары күптән инде биредәге күлдән ризык әзерләргә су алу өчен бозны файдалана. Күлгә барып, эчәр өчен боз ватып алу туристик маршрутка кергән. Авылда кое һәм суүткәргеч юк, җәй көне дә эчәргә яраклы су юк, шуңа күрә боздан эчә торган су алу традициясе һәм ысулы булып калган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Боз әзерләү өчен кулдан ясалган борынгы пычкы белән бозны кисү өчен балта белән бәке ясыйлар. Зур боз кисәкләрен кисеп, аны тимерчыбык белән тартып алалар. Бозны көзге кар катламыннан чистарталар һәм чиста бозны чаналарга төйиләр, диелгән хәбәрдә.

Биредә яшәүчеләрнең барысы да бозны үзләре әзерләми, еш кына сатып алалар. Элек бозны зур кисәкләп җәйгә әзерләгәннәр, баз казып шунда саклаганнар. Ул электр уты һәм суыткычлар булмаганда ит, сөт, каймак һәм майны саклау мөмкинлеге биргән. Хуҗа кеше бозне теләсә кайсы вакытта эретеп, чәй өчен куллана алган.

Проектны Омск өлкәсенең Төбәк татарлары милли-мәдәни автономиясе гамәлгә ашыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100