news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында модульле ашамлык кибете ачылды

Яңа кибет республика программасы буенча төзелгән.

Әлки районында модульле ашамлык кибете ачылды
http://alki-rt.ru/

(Әлки, 24 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Азат Низамиев). Югары Әлки авылында модульле яңа кибет ачылды. Республика программасы нигезендә төзелгән әлеге азык-төлек кибете «Эдем» җәмгыяте канаты астында халыкка хезмәт күрсәтәчәк. Кибеттә башлыча «Әлки» кооперативында җитештерелгән ашамлыклар, ярымфабрикатлар сатылачак.

Көн суык булса да, яңа сәүдә ноктасы ачылу тантанасына халык күп җыелган иде. Район башлыгы Александр Никошин, кибетне халык үз итәр, биредәге яңа җитештерелгән сыйфатлы азык-төлекне теләп сатып алыр, дигән ышанычын белдерде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Модульле кибет Югары Әлкидә халык соравы буенча, «Татпотребсоюз» ризалыгы белән төзелде. Әлеге оешманың сәүдә идарәсе җитәкчесе Илдус Хатыйпов, тантанада сүз алып, республика программасы нигезендә Татарстанда узган ел шундый 16 сәүдә ноктасы ачылуын әйтеп узды.

Тыштан җыйнак кына күренгән модульле кибетнең эче шактый иркен икән. Монда ике яклап сәүдә хезмәте күрсәтеләчәк. Киштәләрдә яңа пешкән пирог, пәрәмәч, өчпочмак һ.б. азык-төлек тезелеп тора.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100