news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 февральдән социаль түләүләр артачак

Россиядә ташламалы категориягә керүчеләргә барлык түләүләр, пособие һәм компенсация, ә автомобиль хуҗаларының юлга тарифлары арта.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 февральдән Россиядә ташламалы категориягә керүчеләргә барлык түләүләр, пособие һәм компенсация арта. Быелгы февральдә шулай ук үзгәрешләр автомобиль хуҗаларын да көтә. Бу үз машинасының конструкциясен үзгәртергә теләүчеләргә дә, йөк ташу белән шөгыльләнүчеләргә дә кагыла.

Хезмәт министрлыгы аларны быел 4,9 процентка индексацияләргә тәкъдим итте. Росстат мәгълүматлары буенча, 2020 елда бәяләр нәкъ менә шуның кадәр арткан. Социаль түләүләр күләме ел саен февральдән арта, чөнки узган елгы инфляция дәрәҗәсенә бәйле, ә Росстат аны гыйнварның беренче яртысында тулысынча саный. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

Айлык акчалата түләү индексацияләнә, аны Россиядә федераль ташлама алу хокукына ия 15 миллионга якын кеше ала. Мондый кешеләргә инвалидлар, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, радиация йогынтысына дучар булган затлар, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, шулай ук Социалистик Хезмәт Геройлары һәм ташлама алучыларның кайбер башка категорияләре керә.

Социаль хезмәтләр җыелмасы да индексацияләнә. Закон буенча ул табигый яки акчалата бирелергә мөмкин. 2020 елның 1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасының тулы акчалата эквиваленты бәясе аена 1155 сум тәшкил итә. Аңа дару, шифаханә-курорт  һәм юл йөрү хезмәтләре керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100