news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда пассажир транспортын Җиңүнең 75 еллыгы символикасы белән бизәячәкләр

ТР Транспорт министрлыгы республика муниципалитетларының башкарма комитетлары белән шәһәр транспортын һәм пассажир инфраструктурасын брендлау буенча эш алып бара.

Татарстанда пассажир транспортын Җиңүнең 75 еллыгы символикасы белән бизәячәкләр
tatarstan.ru

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда шәһәр пассажир транспортына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган символика куелачак. Бу хакта Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин министрлык коллегиясенең йомгаклау утырышында хәбәр итте.

Докладчы сүзләренчә, республика муниципалитетларының башкарма комитетлары белән берлектә шәһәр пассажир транспортын һәм пассажир инфраструктурасын, шул исәптән тукталыш пунктларын һәм айлык йөрү билетларын, визуаль һәм мультимедиа мәгълүматын йөртүчеләрне брендлаштыру эше алып барылачак.

«Якын киләчәктә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чараларга багышлап транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру безнең өчен төп бурыч булып тора», — диде министр.

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына ветераннар 75 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак, ә тыл хезмәтчәннәре — 50 мең сум. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин Санкт-Петербургта ветераннар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашу вакытында хәбәр итте.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100