Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада туганнар каберлеге ачыла
19 солдатның җәсәден махсус лафетта шәһәр зиратына алып барачаклар.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). 31 гыйнварда Түбән Кама шәһәр зиратында туганнар каберлеге ачыла. Анда Бөек Ватан сугышы чорында Псков өлкәсендә барган сугышларда һәлак булган 19 солдат җәсәде күмеләчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Солдатлар 31 гыйнвар көнне сугышка керә, шуңа күрә Түбән Камада быел туганнар каберлеген ачуны да шул көнгә билгеләгәннәр.
Җиңү мәйданында чарага килүчеләргә 1942 елда Псков өлкәсенең Липенка авылы янында барган сугышлар, безнең солдатларның батырларча көрәшүләре, үз позицияләрен саклап кала алулары күрсәтеләчәк. Бу эшне ТР Милли музее белгечләре әзерли.
Мәгълүм булганча, Липенка авылы янындагы көрәшләрдә йөзгә якын кеше батырларча һәлак булган. Татар батальоны фашист илбасарлары белән соңгы сулышка кадәр көрәшә. Көрәш бер тәүлек дәвам итә, исән калучыларга алга таба хәрәкәт итәргә боерык бирелә, һәлак булган Татарстан, Башкортстан һәм Себер солдатларын авыл халкы җирли.
Аннары митинг узачак, шуннан соң 19 солдатның җәсәден махсус лафетта шәһәр зиратына алып барачаклар. Геройларны илнең төрле почмакларыннан: Мәскәү, Тольятти, Самара, Түбән Новгород, Татарстанның Минзәлә, Кукмара районнары, Яр Чаллы шәһәре, Түбән Каманың Шәңгәлче авылыннан килгән туганнары — барлыгы 31 кеше озатачак.
Зиратта хушлашу мәрасиме узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз