news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин Транспорт министрлыгына халыкның транспорт эшенә мөнәсәбәтен өйрәнергә кушты

ТР Премьер-министры сүзләренчә, узган елда республиканың автотранспорт предприятиеләре даими маршрутларда 225 миллион пассажирны йөрткән.

Песошин Транспорт министрлыгына халыкның транспорт эшенә мөнәсәбәтен өйрәнергә кушты
архив/Михаил Захаров

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына республика башкарма комитетлары белән берлектә халыкка транспорт хезмәте күрсәтү оешмасын түбән бәяләү сәбәпләрен анализлауны йөкләде. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте башлыгы бүген ведомство коллегиясенең йомгаклау утырышында сөйләде.

«Бу мәсьәлә аеруча кискен торган районнар бар. Пассажирларның йөртү сыйфатын күтәрү өчен чаралар комплексы эшләргә һәм гамәлгә ашырырга кирәк», — диде Алексей Песошин.

Премьер сүзләренчә, Татарстанда автомобиль транспортына аерым игътибар бирелә. Республикада даими рәвештә төрле шәхси милек рәвешендә 80 пассажир ташучы хезмәт күрсәтә, шул исәптән 25 эре автотранспорт предприятиесе. «Узган ел дәвамында республиканың автотранспорт предприятиеләре даими маршрутларда 225 миллионга якын пассажирны йөрткән», — диде ул.

«Транспорт инфраструктурасын модернизацияләү динамик үсешнең аерылгысыз факторы булып тора. Ә юлларның сыйфаты республика кунакларының һәм халкының имин һәм уңайлы йөрүенә, шулай ук йөкләрне вакытында илтеп җиткерү ышанычлылыгына бәйле», — дип өстәде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

Аның сүзләренчә, узган елда 4 мең 509 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 367 кеше үлгән һәм 5,6 мең кеше җәрәхәтләнгән. «Алдагы ел белән чагыштырганда кимү бар, әмма шуңа да карамастан, монда игътибар артырга гына тиеш. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгында төп рольне «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты уйный, — дип дәвам итте Алексей Песошин.

Татарстанда көн саен транспортның барлык төрләре белән миллионга якын пассажир йөртелә һәм 200 мең тоннага якын төрле йөк ташыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100