news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында күп балалы әтиләрне пенсиягә алдан озату тәкъдимен караячаклар

РФ Дәүләт Думасына күп балалы ата-аналарның хокукларын тигезләргә тәкъдим итә торган закон проекты тапшырылды.

Дәүләт Думасында күп балалы әтиләрне пенсиягә алдан озату тәкъдимен караячаклар
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселева). РФ Дәүләт Думасында Удмуртия Дәүләт Советының күп балалы әтиләрне вакытыннан алда пенсиягә чыгаруга кагылышлы тәкъдимен караячаклар. Әмма бу карарны кабул итү өчен зур күләмдә акча (6 миллиард сумга якын) таләп ителәчәк, дип саный РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов.

«Әлеге тәкъдим җентекләп тикшерүне таләп итә, бу мәсьәләдә хатын-кызларның фикерен ишетү мөһим. Әгәр проект тавыш бирүгә кадәр барып җитсә, мин тавыш бирүдән тыелып калыр һәм үз сайлаучыларымның фикеренә колак салыр идем. Минем фикеремчә, ир-ат эшләргә, үз гаиләсен тәэмин итәргә тиеш», - дип искәртте депутат, өч бала атасы.

Хәзерге вакытта Татарстанда 36 меңнән артык күп балалы гаилә исәпләнә, аларда 113 меңнән артык бала тәрбияләнә. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хисабында шундый мәгълүматлар китерелә.

Бүген өч категориягә караган гражданнар (пенсия алды яшендәге эшсезләр, югары эш стажы булган кешеләр, шулай ук өч һәм аннан да артыграк бала тәрбияләүче күп балалы аналар) пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукына ия. Закон проекты күп балалы әтиләрне өченче категориягә кертергә тәкъдим итә. Гаиләдә өч бала булган очракта алар лаеклы ялга яңа пенсия яшеннән – өч, дүрт бала булган очракта дүрт елга иртәрәк чыга алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100