Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе районында Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршы алуга әзерлек эшләре башланды
Бүгенге көндә районда 10 сугыш ветераны, 400дән артык тыл ветераны яши.
(Әгерҗе, 24 гыйнвар, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Дания Абзалиева). Бөек Җиңүнең 75 еллыгын лаеклы каршы алу буенча Әлки районы башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендә эшче комиссия төзелде, чаралар планы булдырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бүгенге көндә районда 10 сугыш ветераны, 400дән артык тыл ветераны яши. Аларның барысына да юбилей медальләре тапшырылып хөрмәтләнәчәк. Бөек Ватан сугышы ветераннары яши торган йорт, фатир ишегалдында Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан тантаналы чара уздыру да планга кертелгән.
— Ветераннарның тормыш-көнкүреш шартлары, аларга социаль хезмәт күрсәтү, дарулар белән тәэмин итү кебек мәсьәләләрне даими контрольдә тоту — төп бурычларның берсе. Шул нисбәттән һәр ветеранга җитәкчеләрне беркетү эше дә алып барыла. Бу ике яклы элемтә булдырырга, аларны борчыган проблемаларны тагын да тирәнрәк өйрәнергә ярдәм итәчәк, — ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.
Язын «Җиңү аллеясе» акциясе игълан ителә. Аның кысаларында федераль проект кысаларында төзекләндерелүче «Орешник» ял паркында сирень һәм алмагач аллеясе утырту планлаштырыла.
Юбилей елында да Әгерҗе тимер юл вокзалына Җиңү поезды килер дип көтелә. Традицион велоузыш, «Үлемсез полк» һәм «Обелиск» акцияләре оештырыла. Бөек Җиңү бәйрәме көне, гадәттәгечә, Җиңү мәйданында ветераннар, җитәкчеләр, сугыш чоры балалары, яшьләр, укучылар, балалар катнашында зурлап уздырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз