news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Директорлар һәм кадрлар бүлеге хезмәткәрләре өчен вебинарлар үткәреләчәк

Консультацияләр өчен төрле эшчәнлек өлкәсендәге һөнәри квалификация советлары вәкилләрен җәлеп итәчәкләр.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Оешма җитәкчеләре, персонал буенча директорлар, персонал хезмәте һәм кадрлар бүлеге хезмәткәрләре, шулай ук аларны сайлап алу һәм укытуга җавап бирүчеләр һөнәри стандартлар куллану, квалификациягә бәйсез бәя бирү һәм «Профессияләр белешмәлеге» дәүләт мәгълүмати ресурсы мәсьәләләре буенча бушлай вебинарларга языла алачак. Бу хакта РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вебинарларны «Белем» җәмгыяте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт агарту оешмасы РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының «Бөтенроссия хезмәт фәнни-тикшеренү институты» федераль дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә үткәрә. Консультацияләр өчен төрле эшчәнлек өлкәсендәге һөнәри квалификация советлары вәкилләрен җәлеп итәчәкләр.

Вебинарда катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк. Шуннан соң катнашучылар трансляциягә сылтама һәм өстәмә материаллар алачак, шулай ук аларга чара вакытында һәм вебинар төгәлләнгәннән соң өстәмә сораулар бирү мөмкинлеге тудырылачак. Теркәлү узганнан соң, катнашучыларга узган һәм алда торган вебинарлар турында мәгълүмати хәбәрләр киләчәк.

«Оешмаларда һөнәри стандартларны куллану. Вертикаль транспорт һәм күтәрткеч җайланмалар өлкәсендә персональ стандартлар» дигән темага багышланган беренче вебинар 28 гыйнварда 11.00 сәгатьтә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100