“Сковородка” кафе менеджерына 50 мең сум күләмендә штраф түләү җәзасы билгеләнгән

Казанның Вахитов районы суды “Сковородка” кафесында кешеләрнең массакүләм агулануы факты буенча җинаять эшенә хөкем чыгарган
(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). “Сковородка” кафесында кешеләрнең массакүләм агулануы факты буенча җинаять эшенә карата хөкем чыгарылды. Рөстәм Сәләхетдиновка мөнәсәбәттә Казанның Вахитов районы суды карары игълан ителде.
Җинаять эше материалларыннан ачыкланганча, 25 яшьлек Рөстәм әфәнде, “Сковородка” кафесында менеджер булып эшли. Кафеда җәмәгать туклануы оешмаларына һәм аларда азык-төлек продуктларына карата санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлмәвен, суыткыч җайланмаларның санитар-гигиена кагыйдәләренә җавап бирмәвен, әзер һәм чи продуктларны җитештерү һәм саклау шартлары бозылуын белә торып, менеджер хәлне җайга салу буенча чаралар күрми. Нәтиҗәдә, 2007 елның 1 нче һәм 2 нче октябрендә биредә тукланучылар массакүләм агулануга дучар була.
Сәләхетдиновның ваемсыз гамәлләре аркасында 72 кеше зыян күрә, аларның 68 енә “сальмонеллез” диагнозы куела. Өч кешегә “гастроэнтерит”, бер кешегә “дизентерия” диагнозы билгеләнә. Рөстәм Сәләхетдиновка карата кузгатылган җинаять эше аерым тәртиптә карала. Җинаять процессында гражданнар дәгъвалары хакында мөрәҗәгатьләр булмаган.
Суд намуссыз менеджерны, РФ Җинаять Кодексының “игътибарсызлык аркасында кешеләрнең агулануына китергән санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу” турындагы 236 нчы маддәсенең 1 нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таный һәм аның уңай характеристикаларын исәпкә алып, 50 мең сум күләмендә штраф сала. Дәүләт гаепләүчесе һәм Вахитов районы прокуроры урынбасары Юрий Лихачев фикеренчә хөкем законга нигезләнеп чыгарылган, дип хәбәр итә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.