news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Мөхәммәд пәйгамбәргә карикатура ясау — иҗат түгел, ә мыскыл итү

Президент фикеренчә, мондый хәлләр тагын да кискенрәк экстремистик күренешләр китереп чыгара.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). «Үлемсез полк» сайтында нацистлар сурәтен урнаштыру, Мөхәммәд пәйгамбәргә карикатура ясау — иҗат иреге түгел, ә мыскыллау. Бу хакта еллык матбугат конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

Журналистлар дәүләт башлыгыннан рәссамның иҗат иреге һәм үз-үзләрен күрсәтү хокукы турында кызыксынды. Катнашучыларның берсе кешеләрнең экстремизмда һәм диндәге кешеләрнең хисләрен мыскыл итүдә гаепләнеп административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылу очраклары артуы турында әйтте.

«Үлемсез полк» сайтында Гитлерны һәм Гиммлерны урнаштыру — иҗат ирегеме? Әйдәгез эшнең бу ягы турында уйлап карыйк. Әлбәттә, без иҗат иреген һәм гомумән, ирекне тәэмин итәргә тиеш», — диде Президент җавап итеп.

Президент Мөхәммәд пәйгамбәргә ясалган карикатуралар турында да искә төшерде. Владимир Путин моны ислам динен тотучыларның хисләрен мыскыл итү дип кабул итүен әйтте. «Мөхәммәд пәйгамбәрне мыскыл итү — иҗат ирегеме? Мин юк дип саныйм. Бу ислам динен тотучыларның изге хисләреннән көлү һәм дин тоту иреген бозу».

Аның сүзләренчә, мондый хәлләр тагын да кискенрәк экстремистик күренешләр китереп чыгара. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100