news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әсгать Сәфәров татар телендәге матбугат чаралары вәкилләрен бүләкләде

Татар телендә чыга торган массакүләм матбугат чаралары вәкилләре Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесенә проблемалары турында сөйләде.

Әсгать Сәфәров татар телендәге матбугат чаралары вәкилләрен бүләкләде
Владимир Васильев

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров татар телендә чыга торган массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә рәхмәт хатларын тапшырды.

«Журналистларга бик зур рәхмәт. Җанисәп, сайлау вакытында сез бик ярдәм итәсез. Проблемалар бар: хезмәт хакы, татар телле журналистлар аз булу. Хәзер үк чишеп булмаса да, без ул проблемаларны күз уңында тотабыз. Журналист профессиясе милиция хезмәткәре эшенә тиң. Кешеләр акча артыннан килми, дөньяны яхшыга үзгәртү өчен тырыша, үзе дә профессиональ яктан үсә», — диде ул.

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе журналистлар Татарстанны, халыкны яратып эшләсен, дигән теләген белдерде. «Без һәрвакыт ярдәм итәргә тырыштык, киләчәктә дә ярдәм итәрбез», — диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты Аппаратына йөкләнгән вазифаларны гамәлгә ашыруда ярдәм иткән һәм Татарстанда татар телле массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш керткән өчен рәхмәт хатын алучылар исемлеге:

  • «Ирек мәйданы» газетасы баш мөхәррире урынбасары Чулпан Галиева
  • «Акчарлак» газетасы баш мөхәррире урынбасары Нәзилә Җәләлиева
  • «Акчарлак» газетасын оештыручы Рузилә Сафина
  • «Безнең гәҗит» газетасын оештыручы Илфат Фәйзрахманов.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев массакүләм мәгълүмат чараларында күпъеллык нәтиҗәле хезмәт өчен агентлыкның рәхмәт хатларын тапшырды.

Бүләкләнүчеләр исемлеге:

  • «Сираҗи сүзе» газетасы дизайнеры Салават Камалов
  • «Ирек мәйданы» газетасының мәгълүмат бүлеге мөхәррире Роза Москова
  • «Безнең гәҗит» газетасының бүлек мөхәррире Фәнзилә Мостафина.
  • «Татарстан яшьләре» газетасының техник мөхәррире Раилә Фәтхуллина
  • «Сираҗи сүзе» газетасы баш мөхәррире урынбасары Алсу Шакирова  

Әсгать Сәфәров «Татмедиа»ның күрсәткечләрен яхшы дип бәяләде. «Бик күп кызыклы, перспективалы проектлар бар. Сыйфатлы продукт тәкъдим итәләр», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100