news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сәләт-Яр Чаллы» аланының беренче тапкыр кышкы сменасы узачак

Смена сәхнә иҗаты юнәлешенә багышланган.

«Сәләт-Яр Чаллы» аланының беренче тапкыр кышкы сменасы узачак
"Сәләт" матбугат хезмәте

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). 2-6 гыйнварда беренче тапкыр «Сәләт-Яр Чаллы» аланының кышкы сменасы узачак.

Лаеш районында урнашкан «Йолдызлы» балалар сәламәтләндерү үзәге «Сәләт-Яр Чаллы» аланының кышкы сменасына 6-11 сыйныф балалары эләгә ала. Дүрт көнлек сменаның юнәлеше — сәхнә иҗаты.

«Смена Казан театр училищесе белән берлектә узачак. Сәхнә хәрәкәте, вокал, хореография, ораторлык осталыгы буенча дәресләр һәм мастер-класслар үткәрү көтелә. Бөтен смена буена Яңа ел атмосферасы хөкем сөрәчәк. Шулай ук саф һавада уеннар да үткәрәчәкбез. Урыннар саны бетеп килә», — дип сөйләде «Татар-информ»га сменаның өлкән әйдаманы Зөлфия Хәсәнова.

Зөлфия Хәсәнова әйдаманнарны сайлап алуның нечкәлекләре турында да сөйләп китте. «Командага без төрле аланнардан әйдаманнарны тупларга булдык. „Сәләт-Азнакай“, „Сәләт-Тел“ аланнары әйдаманнары бар. Алар барысы да үз эшләренең осталары. Сменаның директоры — Азалина апа Садыйкова. Бу кыш җәйдән дә кызурак булачак», — дип сөйләде ул.

Кышкы сменага юллама бәясе алты мең. Гаризалар selet.biz сайтында 30 декабрьгә кадәр кабул ителә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100