news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда муниципаль парковкалар бушлай эшләячәк көннәрне атадылар

Бәйрәм даталары ТР Президенты указы белән билгеләнәчәк.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Казанның муниципаль парковкалары Яңа ел бәйрәмнәрендә (1 һәм 3-8 гыйнвар) бушлай эшләячәк. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түләү алынмаячак башка даталар да билгеле булды. Алар – 23 февраль, 7 һәм 8 март, 2, 3, 9 һәм 10 май, 13 июнь, 30 август, 4 ноябрь. Парковкалар 2022 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре башланган көннәрдә дә бушлай эшләячәк. Бәйрәм даталары ТР Президенты указы белән билгеләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100