news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиблар коронавирус инфекциясен таратырга мөмкин булган бүләкләрне атады

Уенчыклар, бүләкләр һәм яңа ел бизәкләре Covid-19 вирусын йоктырырга мөмкин.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Кайбер уенчыклар, бүләкләр һәм яңа ел бизәкләре коронавирус таралуга сәбәпче булырга мөмкин. Бу хакта табиблар фикеренә сылтама белән РИА Новости яза.

Вирус катыргы өслекләргә һәм акчада бер тәүлеккә кадәр, ә пластик һәм металлда өч көнгә кадәр сакланырга мөмкин.

Эпидемиолог Ольга Ненастина сүзләренчә, авыру китереп чыгара торган бактерияләр еш кына җылы, дымлы тирәлектә (киемдә һәм урын-җирдә) үрчи. Коронавирус исә каты өслекләрдә, шул исәптән пластик һәм тутыкмый торган тимердә озаграк саклана.

Бүләк сайлаганда һичшиксез битлек һәм перчатка кияргә кирәк. Медицина фәннәре докторы, иммунолог Владимир Жемчугов сатып алынган әйберләрне өйгә алып кайткач дезинфекцияли торган сыеклык белән чистартырга киңәш итте.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100