news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков һәм Рәмис Латыйповны «Ярдәм» фонды җитәкчесе медаль белән бүләкләде

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директорына һәм «Татар-информ»ның татар редакциясе баш редакторына бүләкне Хәйриячеләрнең илкүләм берлеге җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов тапшырды.

Шамил Садыйков һәм Рәмис Латыйповны «Ярдәм» фонды җитәкчесе медаль белән бүләкләде
Рәмис Латыйпов

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков гражданлык җәмгыяте үсешенә керткән өлеше өчен Хәйриячеләрнең илкүләм берлеге шурасы карары нигезендә медаль белән бүләкләнде.

Бүләкне Хәйриячеләрнең илкүләм берлеге җитәкчесе, «Ярдәм» фонды шурасы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов тапшырды.

«2020 ел барыбыз өчен дә катлаулы, авыр ел булды. Шулай да без бу елда бирешеп калмадык, планлаштырган эшләребезне башкарып чыктык. Без сездән — журналистлардан башка күп эшләребезне башкарып чыга алмас идек. Чөнки сез халыкны яхшы эшләргә, изгелеккә чакырасыз», — диде Илдар хәзрәт Баязитов.

Бүләкне «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйпов кабул итеп алды. Шушындый ук бүләк Рәмис Латыйповның үзенә дә бирелде.

Хәйрия фондлары өчен пандемия чоры сынау чоры булды, диде Илдар хәзрәт. Шулай да «Тормыш юлы» акциясе кысаларында һәр көн 2 мең мохтаҗ кеше җылы ризык белән тәэмин ителде. Чара дәвам итә. Якынча туксан мең кешегә ярдәм күрсәтелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100