news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Россиянең топ-50 медиаперсоналары исемлегенә керде

Россия массакүләм мәгълүмат чараларында телгә алыну буенча лидерлар өчлегенә Россия Президенты Владимир Путин, РФ Премьер-министры Михаил Мишустин һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин кергән.

Миңнеханов Россиянең топ-50 медиаперсоналары исемлегенә керде
«Татар-информ» архивы

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Медиология» версиясе буенча Россиядәге 50 персона исемлегенә керде. Бу хакта компания сайтында хәбәр ителә.

Миңнеханов рейтингның 23нче урынын алган, ул Россия массакүләм мәгълүмат чараларында 119 333 тапкыр телгә алынган. Әлеге исемлектә аның белән янәшә Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер, Мәскәү һәм Россия патриархы Кирилл урнашкан.

Исемлекнең абсолют лидеры — Россия Президенты Владимир Путин. Массакүләм мәгълүмат чараларында аны телгә алулар саны якынча 4 млн булган. Өчлеккә шулай ук Премьер-министр Михаил Мишустин һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин да кергән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot