news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин «Язылу бүләк ит» еллык акциясендә катнашты

Ул депутатларны да бу чарага кушылырга өндәде.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Язылу бүләк ит» еллык акциясендә катнашты.

«Бүген парламентта 2021 елның беренче яртыеллыгына республика газеталары һәм журналларына язылу оештырылды. Шушы кампаниядә катнашуыгыз нәтиҗәсендә, ветераннар, картлар, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, ялгыз кешеләр, инвалидлар республика газеталарын, шул исәптән милли телдәгеләрен дә алып укый алачак», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул акциянең социаль юнәлештә булуын искәртеп, депутатларны да бу чарага кушылырга өндәде. «Картлар йортларына, балалар учреждениеләренә, үзегезнең сайлаучыларыгызга яздыру өчен актив катнашуыгызны сорыйм», — диде парламент рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин Баулы картлар һәм инвалидлар йорты өчен «Республика Татарстан», «Ватаным Татарстан» һәм «Казанские ведомости» газеталарына, «Сөембикә» журналына язылды.

Акциядә Айдар Шәмсетдинов, Владимир Чагин, Рамил Әхмәтов, Ркаил Зәйдуллин һәм башка депутатлар катнашты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100