news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Энергетика университетының уңайлы шартлар тудырылган тулай торагы 2021 елда ачылачак

Яңа тулай торакны төзү өчен федераль бюджеттан 496 млн сум бүлеп бирелгән.

Энергетика университетының уңайлы шартлар тудырылган тулай торагы 2021 елда ачылачак
Владимир Васильев

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан дәүләт энергетика университеты 2021 елда студентлар өчен яңа тулай торак ачачак. Югары уку йорты ректоры Эдвард Габдуллаҗанов 21 катлы бина чит шәһәр һәм чит илләрдән килгән студентлар өчен уңайлы шартлар тудырылган йорт булачагын белдерде. Бу хакта ул журналистлар белән очрашуда сөйләде.

«Тулай торак шәһәрнең горурлыгы һәм матурлыгы булачак. Ул уңайлы урында урнашкан. Татарстан Президенты ярдәме белән объектны 2017 елда федераль программага кертүгә ирештек. 2019 елда экспертиза узганнан соң, төзелеш эшләре башланды. Башта финанслауның 70 процентын алдык, ә калганын бюджеттан тыш чаралар тәшкил итәргә тиеш иде», — дип хәбәр итте ул.

Тулай торак бинасы югары уку йортының уку корпуслары янында, «Кәҗә бистәсе» метро станциясе янында урнашкан. Дәрескә килер өчен студентлар юлга нибары берничә минут кына сарыф итәчәк. Пандемия һәм кайбер техник кыенлыклар булуга карамастан, төзелеш тулы куәтенә бара һәм билгеләнгән вакытка тәмамланыр дип көтелә.

«Тулай торакны төзи башлагач, шактый кыенлыкларга юлыктык. Төзелеш сазлык булган җирдә бара. Субай суккан саен җир убыла иде. Проектка үзгәрешләр кертергә туры килде, ә бу махсус техник шартлар, өстәмә чыгымнар таләп итте. Яңадан экспертиза уздык», — дип аңлатты Эдвард Габдуллаҗанов.

Ректор әйтүенчә, Энергетика университеты соңгы ун елда дүртенче тулай торак төзүче Россиядә бердәнбер югары уку йорты. «Узган елның маенда башланган төзелеш хәзер төгәлләнде диярлек, бина эчендәге эшләр генә калды», — ди ул. Ректор тырышлыгы белән югары уку йортына өстәмә финанслау бирелгән.

«Без йөз процент финанслау ала алган шәһәрләр өчлегенә кердек. Бүгенге көндә 496 млн сум исәптә тора, бюджеттан тыш акчаларны кулланасы булмады. Тулай торакта урыннар белән бәйле мәсьәләне хәл итә алуыбызга без бик шат», — диде ректор.

Энергетика университетында хәзер биш мең студент укый, шуларның меңгә якыны — Казаннан. Укырга керүчеләрнең күбесе Башкортстан, Марий Эл, Чувашия, Якутия, Приморье, Сахалин, Камчаткадан килгән. Шулай ук Африка, көньяк-көнчыгыш Азия, Алжир, Ангола һәм башка бик күп илләрдән укырга килүчеләр бар.

«Хәзерге вакытта 305 чит ил студенты укый. Университетка конкурс зур. Башка илләрдән укырга килгән балалар бик җаваплы, актив һәм талантлы. Мисал өчен, безгә Мозамбик кызы укырга килде, ул дүрт тел белә. Узган ел әзерлек курсында рус телен өйрәнде. Хәзер беренче курста укый, күптән түгел аспирант-магистрлык семинарында беренче урынны алды», — дип билгеләп үтте Абдуллаҗанов.

  • Соңгы биш елда Энергетика университетына студентларны кабул итү саны ике тапкырга арткан. Киләсе елда бакалавриатка 1045 студент кабул итәргә ниятлиләр. Яңа тулай торакка беренче курс студентлары 2021 елның сентябрендә күчәчәк.

Бүгенге көндә Энергетика университетында энергетика, электроника һәм приборлар төзү, автоматлаштыру һәм мехатроника, информатика һәм техносфера куркынычсызлыгы, машина төзелеше һәм аквакультура, икътисад һәм менеджмент һ.б. өлкәләрдәге программалар буенча белем бирелә. Биредә 150дән артык лаборатория һәм укыту-фәнни үзәкләре эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100