news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда яңгыр һәм юеш кар вәгъдә итә

Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы -1...-6 градуска кадәр була.

Синоптиклар Татарстанда яңгыр һәм юеш кар вәгъдә итә
архив

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 24 декабрьдә, Татарстан территориясендә урыны белән яңгыр, юеш кар һәм бозлавык көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Моннан тыш, кайбер урыннарда бозлавык булырга мөмкин.

Төнлә термометр баганалары -8, аязган вакытта -13 градус булачак. Көндез һава температурасы нульдән 6 градуска кадәр төшә. Барыннан да бигрәк төбәкнең көньяк-көнбатышында җылырак, көньяк-көнчыгышта салкынрак булачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot