Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт хакы күләме билгеләнде
Муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт хакы күләме билгеләнде
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Мария Семенова). Бүген ТР Дәүләт Советының бу елдагы соңгы сессиясендә депутатлар муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт хакы күләме турында закон проектын тулысынча раслады.
Проектны тәкъдим иткән ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанс буенча комитеты рәисе Илсур Сафиуллин, аерым алганда, законның беренчел проектына 19 төзәтмә кертелде, аларның барсы да комитет тарафыннан кабул итүгә тәкъдим ителгән, диде. Төзәтмәләр депутатлар тарафыннан кабул ителгән, закон проекты үзе икенче, аннан соң өченче укылышта да кабул ителгән.
Закон проектында китерелгән таблица нигезендә, миллион кешедән артык яшәгән муниципаль берләшмәләрдә югары муниципаль вазифалар башкаручы затларның хезмәт хакы күләме 6635 тән 6965 сумга кадәр булачак, ә кече муниципаль вазифалар башкаручыларның – 1555тән 2675 сум булачак.
Шулай ук закон проектында үз вәкаләтләрен даими башкаручы муниципаль берләшмәләр башлыкларын, җирле үзидарәләрнең сайлау органнары әгъзаларын акчалата бүләкләү күләмнәре таблицасы да эшләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз