Муниципаль берәмлекләргә ЗАГС функцияләрен тапшырдылар

Муниципаль берәмлекләргә ЗАГС функцияләрен тапшырдылар

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Рифкать Тригулов). Бүген ТР Дәүләт Советының 20нче утырышы барышында соңгы, өченче укылышта депутатлар “Татарстанда җирле үзидарә органнарына гражданлык хәле актларын дәүләт теркәү вазифасын тапшыру турында”гы закон проектын кабул итте.

Парламентның социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Василий Логинов сүзләренчә, закон проектында шәһәр округларына гражданлык хәле актларын дәүләт теркәү вазифасын тулаем тапшыруны, ә шәһәр һәм авыл җирлекләре җирле үзидарәләре органнары тууны теркәү, никахны теркәү һәм гамәлдән чыгару, аталыкны, үлемне раслауны теркәү каралган.

Муниципаль районнарның җирле үзидарә органнарына килгәндә, закон проекты нигезендә, аларга авыл җирлекләре бюджетына гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве вазифасын башкару, авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнарына теркәү, актлар язу бланклары, башка документлар тапшыру, шулай ук муниципаль район территориясендә төзелгән гражданлык хәле актларының беренче нөсхәләрен саклау архивы формалаштыру, актларны теркәү белән бәйле чагыштырма мәгълүмат формалаштыру һәм аларны хакимиятнең тиешле органнарына һәм идарәләргә тапшыру, исемне алыштыру теркәлү һәм уллыкка (кызлыкка) алуны теркәү каралган.

Документта ТР берлекләренең җирле үзидарә органнары алар территориясендә шул ук функцияләрне башкарачак федераль һәм республика учреждениеләре формалашуда дәүләт теркәве вазифасын үтәү тыелган.